В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
4-нче сентябрь көндез 11-13 градус җылы булачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче сентябрь). Ял көннәрендә Татарстанда һәм аның башкаласында болытлы, яңгырлы көннәр сакланачак. Иртәгә, 4-нче сентябрь көнне, республикада яңгыр көтелә, урыны белән көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 16-21 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Казанда аязучан болытлы һава булачак. Бераз яңгыр явачак. Һаваның минималь температурасы төнлә +6...+8 градус булачак. Көндез 11-13 градус җылы.
Гомумән алганда, республика буенча аязучан болытлы һава, вакыт-вакыт яңгыр явуы көтелә. Төнлә +5...+10 градус, көндез +11...+16 градус булачак.
5-нче сентябрь көнне республикада шулай ук яңгырлы һава торышы көтелә. Синоптиклар фаразы буенча, көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан талгын җил, урыны белән 15-20 м/с тизлектә, төнлә һаваның минималь температурасы 4-9 градус, көндез +10 +15 градуска кадәр җылыбулачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.