В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
31-нче мартта көндез Татарстан башкаласында 8 градуска кадәр җылы көтелә.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы март). Якын көннәрдә Татарстанда һәм аның башкаласында аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явым-төшемсез, 31-нче мартта көндез юеш кар һәм яңгыр көтелә. Синоптиклар көньяк-көнбатыштан талгын җил, көндез урыны белән көчле җил, көчәйгәндә секундына 15-20 метр тизлектә, төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык булырга мөмкин дип фаразлый.
Алдагы төндә Казанда һава температурасы нульдән минус 2 градуска кадәр, аязганда минус 5 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Татарстан буенча синоптиклар нульдән минус 5 градуска кадәр, аязган вакытта минус 10 градуска кадәр фаразлый.
Көндез чәршәмбе көнне Казанда 4-6 градус җылылык көтелә, республикада – +3...+8 градус, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында.