Иртәгә көндез Казанда һава температурасы минус 3-5 градус тәшкил итәчәк.
Фото: Денис Гордийко
Татарстан буенча явым-төшем фаразланмый, урыны белән томан булырга мөмкин. Төнлә минималь һава температурасы 4 градустан 9 градуска кадәр салкын, аязганда -12 градуска кадәр булачак. Көндез максималь һава температурасы минус 2-7 градус булачак.
Чәршәмбе, 23 нче ноябрьдә, республика көньяк циклонның атмосфера фронтлары тәэсирендә булачак. Шуңа бәйле рәвештә һава торышы начарланыр дип көтелә. Синоптиклар юеш кар, күз күреме начараю белән буран, бозлы яңгыр һәм бозлавык фаразлыйлар. Төнлә һава температурасы минус 4 градустан 9 градуска кадәр, көнчыгышта минус 14 градуска кадәр булачак. Көндез минус 2-7 градус булыр дип көтелә. Юлларда кар көртләре, урыны белән көчле бозлавык булырга мөмкин.
24 нче ноябрьдә республикада шулай ук юеш кар көтелә, урыны белән буран һәм бозлавык булырга мөмкин. Төнлә минималь һава температурасы 3-8 градус салкын булачак, көндез максималь температура – 1-6 градус салкын.
Атна ахырына Татарстанда һава торышы яхшырачак. 25 нче һәм 26 нчы ноябрьдә антициклон йогынтысында азрак кар көтелә. Төнлә һава температурасы минус 11 градуска кадәр төшәчәк. Көндез 2-7 градус салкын булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.