Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.03.2022, 14:58

Синоптиклар Татарстанда һава торышының сизелерлек начараюын фаразлый

29 нчы мартта төнлә һәм көндез Казанда көчле җил, юеш кар, урыны белән буран көтелә.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче март). Татарстанда һәм аның башкаласында һава шартларының сизелерлек начараюы көтелә. Төньяк-көнбатыштан актив циклон республика территориясенә юеш кар, көчәйгәндә секундына 18-23 метрга кадәр көчле җил алып киләчәк һәм күз күреме 500-1000 метрга кадәр начарланачак.

29 нчы мартка каршы төндә Казанның аерым районнарында буран, шулай ук юеш кар явуы һәм секундына 23 метрга кадәр җил булуы көтелә. Һаваның минималь температурасы 6-8 градус салкын тәшкил итәчәк. Көндез 3-5 градус җылы булачак. Юеш кар, буран һәм бозлавык булуы ихтимал.

Тулаем алганда, Татарстанда төнлә республиканың кайбер районнарында һаваның минималь температурасы 15 градуска кадәр төшәчәк, ә көндез максималь температура 6 градуска кадәр күтәреләчәк. Юлларда – бозлавык һәм кар көртләре, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында искә төшерә. Куркыныч маневрлардан, бигрәк тә каршы полосага чыгудан тыелырга кирәк. Куркынычсызлык каешларын эләктереп йөрү, ә 7 яшькә кадәрге балаларны махсус креслоларда йөртү сорала.

Җәяүлеләргә дә сак булырга – юлны бары тик махсус билгеләнгән урында светофорның рөхсәт ителә торган сигналына гына чыгарга кирәк, ә караңгы вакытта, күз күреме начар булган шартларда, яктылык кайтаргыч элементларны куллану сорала.

Барлык яңалыклар