Бу чорда һаваның максималь температурасы +2 градус тәшкил итәчәк
Өч көн дәвамында Татарстан башкаласы юлларында көчле бозлавык көтелә. Бу чорда һаваның максималь температурасы +2 градус тәшкил итәчәк, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометүзәктә.
Иртәгә Казанда болытлы булачак, кайбер районнарда томан булырга мөмкин. Төнлә юеш кар һәм вак яңгыр рәвешендә явым-төшемнәр көтелә. Көндез явым-төшемсез. Җил төньяк-көнбатыштан, көньяк-көнбатышка таба күчә (тизлеге 4-9 м/с, төнлә белән тизлеге 13 м/с ка кадәр). Тәүлекнең караңгы вакытында һаваның минималь температурасы һәм көндез һаваның максималь температурасы 0..+2 градус.
Пәнҗешәмбе, 30 гыйнварда, төнлә термометр баганалары -1..-3 градуска кадәр төшәчәк. Көндез синоптиклар 0-2 градус җылыны фаразлыйлар. Җомга көнне, 31 гыйнварда, төнге температуралар 0..-2, көндез – 0..+2 градус. Болытлы булачак, урыны белән юеш кар һәм вак яңгыр рәвешендә явым-төшемнәр мөмкин. Җил көньяк-көнбатыштан, 5-10 м/с.