25-нче июльдә көндез һава 29 градуска кадәр җылыначак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче июль). 25-нче июльдә Казанда явым-төшемсез, болытлы һава торышы көтелә. Көнчыгыштан, төньяк-көнчыгыштан талгын җил. Һава температурасы төнлә 13-15 градус, көндез 27-29 градус җылы булачак.
Татарстан буенча тулаем алганда, болытлы һава торышы фаразлана, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак. Төньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан салмак, талгын җил. Төнлә һава температурасы 12-17 градус, көндез - 25-тән 30 градуска кадәр җылы булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.