В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Көндез Татарстан башкаласында 18-20 градуска кадәр җылы булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче август). 14-нче августта Татарстанда һәм аның башкаласында алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак. Төньяк-көнбатыштан салмак, төнлә республика буенча урыны белән талгын җил.
Төнлә Казанда һава температурасы 7-9 градус, көндез - 18-20 градус җылы булачак. Республика буенча төнлә һава температурасы +3-тән +9 градуска кадәр, көндез – +16-дан +21 градуска кадәр тирбәләчәк.
Төнлә һәм иртән республикада һәм аның башкаласында урыны белән томан көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.