В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
6-нчы июльдә ТР башкаласында һава температурасы +21-23 градус тәшкил итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5 июль). 6-нчы июньдә Казанда алмашынучан болытлы һава көтелә. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнлә минималь һава температурасы 8-10 градус, көндез-21-23 градус җылы булачак.
Тулаем республика буенча шулай ук алмашынучан болытлы һава көтелә, төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак. Көндез явым-төшемсез. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнлә минималь һава температурасы плюс 5-10 градус тәшкил итәчәк. Көндез термометр баганалары 19-24 градуска кадәр күтәреләчәк.
7-нче июльдә республикада күпчелек районнарда кыска вакытлы яңгыр, иртән һәм көндез урыны белән яшен көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метрга кадәр, урыны белән көчәйгәндә 15 метрга кадәр, яшен вакытында көчәеп секундына 18 метрга кадәр җитә, төнлә һаваның минималь температурасы 10-нан 15 градуска кадәр, көндез – 18-23 градуска кадәр югары, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.