29-нчы гыйнварда көндез һава температурасы нульдән 6-8 градуска түбән булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче гыйнвар). 29-нчы гыйнварда Казанда аязучан болытлы һава көтелә. Бераз кар явачак, урыны белән буран булырга мөмкин. Көньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк. Төнлә һава температурасы минус 15-17 градус, көндез минус 6-8 градус салкын булачак. Юлларда бозлавык.
Тулаем республика буенча шулай ук урыны белән кар көтелә, төнлә һәм иртән аерым районнарда томан булырга мөмкин. Көндез урыны белән буран. Көньяк-көнчыгыштан талгын җил. Төнлә һава температурасы минус 14-19 градус, аязган вакытта минус 20-25 градуска кадәр, көндез минус 6-11 градус салкын булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.