4-нче июльдә көндез һава температурасы +21-23 градус тәшкил итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче июль). 4-нче июльдә Казанда алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә явым-төшемсез, иртән һәм көндез урыны белән бераз яңгыр явачак. Җил көньяк-көнбатыштан талгын, урыны белән көчәеп, секундына 15 метрга кадәр җитәчәк, төнлә һава температурасы 13-15 градус, көндез – 21-23 градус тәшкил итәчәк.
Тулаем республика буенча шулай ук алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә явым-төшемнәр көтелми. Иртән, көндез урыны белән бераз яңгыр, яшен көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан талгын, иртән һәм көндез урыны белән көчәеп, секундына 16 метрга кадәр җитәчәк. Минималь һава температурасы төнлә +10-15 градус, көндез – 20-дән 25 градуска кадәр җылы булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.