В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
27 мартта көндез +1-3 градус булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы март). Татарстан һәм аның башкаласында яшәүчеләргә синоптиклар юеш кар һәм буран фаразлыйлар. Аязучан болытлы һава көтелә.
Төнлә 27 мартта Казанда һава температурасы минус 1-3 градус тәшкил итәчәк. Вакыты белән кар, юеш кар, урыны белән буран булачак. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Терекөмеш баганалары 1-3 градуска кадәр күтәреләчәк. Юлларда бозлавык.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә хәбәр иткәнчә, 27 мартта төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә көньяк-көнбатыштан 16 м/с тизлек белән исүче көчле җил һәм буран көтелә. Төнлә һаваның минималь температурасы нульдән минус 5 градуска кадәр үзгәреп торачак. Көндез һаваның максималь температурасы -2 градустан +3 градуска кадәр булачак. Юлларда шулай ук бозлавык саклана.