В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шимбә көнне көндез һава температурасы +18 градуска кадәр күтәреләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче август). Шимбә көнне, 3-нче августта, Казанда аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан талгын җил. Һава температурасы төнлә - 9-11 градус, көндез - 16-18 градус җылы булачак.
Республиканың күпчелек районнарында шулай ук кыска вакытлы яңгыр явачак. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан талгын җил. Һава температурасы төнлә 7-дән 12 градуска кадәр, көндез – 13-тән 18 градуска кадәр җылы булачак.
Татарстанда якшәмбе көнне, 4 нче августта, кыска вакытлы яңгыр көтелә. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан талгын җил. Төнлә һава температурасы 7-дән 12 градуска кадәр, көндез 14-тән 19 градуска кадәр җылы булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.