В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Төнлә көчле җил көтелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы сентябрь). 11-нче сентябрьдә Казанда алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана, вакыт-вакыт яңгырлар явачак. Киләсе төндә көньяк-көнбатыштан уртача җил исәчәк, урыны-урыны белән җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә температура 10-12 градус җылы, көндез +17-дән +19 градуска кадәр булачак.
Гомумән алганда, республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, төнлә урыны белән яңгыр явачак, томан булырга мөмкин. Көндез шулай ук урыны белән яңгыр явачак, аерым районнарда яшен булуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан көнбатышка күчүчән, уртача тизлектә, урыны белән тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +8-дән +13 градуска кадәр, көндез +15-тән +20 градуска кадәр булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.