В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
9-нчы июнь көндез һава температурасы +27 градуска кадәр күтәреләчәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче июнь). 9-нчы июньдә Татарстанда һәм аның башкаласында һава шартларының начарлануы көтелә.
Казанда көндез яңгыр явачак, кайбер районнарда яшен булуы ихтимал, урыны белән боз явуы көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, урыны белән, көчәйгәндә тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә томан булырга мөмкин. Төнлә 12-14 градус, көндез 25-27 градус җылы булачак.
Гомумән алганда, республикада болытлы һава торышы көтелә, иртән урыны белән томан булуы мөмкин. Яңгыр явачак, урыны белән көчле, аерым районнарда яшен, урыны белән боз булуы ихтимал. Җил көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, көндез һәм кич белән тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр, көчәйгәндә 19-24 метрга кадәр җитәчәк. Һава температурасы төнлә +11...+16 градус, көндез +23...+28 градус булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.