Көндез һава температурасы 6-8 градус җылы булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче март). 12-нче мартта Казанда аязучан болытлы һава торышы көтелә, яңгыр явачак. Җил көньяк-көнбатыштан, иртән һәм көндез урыны белән көчәйгәндә тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы 1-3 градус, көндез 6-8 градус җылы булачак.
Тулаем республика буенча шулай ук аязучан болытлы һава торышы көтелә, төнлә урыны белән, иртән һәм көндез Татарстанның күпчелек районнарында яңгыр явачак. Көньяк-көнбатыштан талгын җил, урыны белән көчәйгәндә тизлеге 15-18 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы нульдән +5 градуска кадәр, көндез +4-тән +9 градуска кадәр тибрәләчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.