Төнлә һава температурасы 16-18 градус тәшкил итәчәк, көндез +25-27 градус.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче июль). 18-нче июльдә Казанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр һәм яшен булачак. Җил көньяк-көнбатыштан талгын, яшен вакытында секундына 18 метрга кадәр булачак. Төнлә һава температурасы 16-18 градус тәшкил итәчәк, көндез +25-27 градус.
Республиканың күпчелек районнарында яңгыр көтелә, урыны белән – яшенле яңгыр. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнбатышка күчүчән, талгын, яшен вакытында секундына 18 метрга кадәр тизлектә булачак, төнлә һава температурасы 13-18 градус җылы булачак, көндез – 24-тән 29 градуска кадәр җылы, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.