14-нче августта һаваның максималь температурасы +17 градус булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче август). 14-нче августта Казанда болытлы һава торышы фаразлана, төнлә һәм көндез яңгыр явачак. Аерым районнарда яшен, көндезге сәгатьләрдә - урыны белән боз булырга мөмкин. Җил төньяк-көнчыгыштан уртача, урыны белән көчле, көчәйгәндә тизлеге 15-18 м/секундка кадәр җитәргә мөмкин. Бүген төнлә 11-13 градус җылы, көндез +15-тән +17 градуска кадәр булачак.
Республикада шулай ук болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән көчле яңгыр явачак. Аерым районнарда яшен, көндез урыны белән боз булырга мөмкин. Җил көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнчыгышка таба уртача, урыны белән тизлеге 15-18 м/с җитәчәк. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +10-нан +15 градуска кадәр, көндез +15-тән +20 градуска кадәр җитәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.