Юлларда бозлавык көтелә
Чәршәмбе көнне Казанда аязучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Җил төньяк-көнбатыштан, 5-10 м/с тизлек белән. Төнлә белән һава температурасы -13..-15 градуска кадәр төшәчәк, көндез -3..-5 градус булачак. Юлларда бозлавык көтелә.
Пәнҗешәмбе көнне, 27 февральдә, болытлы булачак, урыны белән бераз кар явачак. Җил юнәлешен төньяк-көнбатыштан көньяк-көнчыгышка таба алыштырачак; тизлеге 6-11 м/с ка җитәчәк. Төнлә һәм иртән температура -6..-8 градус чикләрендә тирбәлә, көндез -2..-4. Бозлавык сакланачак.
Җомга көнне, 28 февральдә, аязучан болытлы һава булачак, явым-төшем көтелми. Көньяк-көнчыгыш җиле 4-9 м/с тизлектә. Төнлә һәм иртән термометр баганалары -10..-12 градус күрсәтәчәк, аязганда -15 градуска кадәр суытырга мөмкин. Көндез -3..-5 градус салкын булачак. Юлларда элеккечә үк тайгак булачак, дип хәбәр иттеләр ТР гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә.