5 гыйнварда көндез һава температурасы минус 5-7 градус тәшкил итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче гыйнвар). Казанда буран дәвам итәчәк, юлларда бозлавык һәм кар көртләре саклана. Иртәгә, 5 гыйнварда, шәһәрдә болытлы һава көтелә, көньяк-көнчыгыштан талгын җил, көчәйгәндә 15-17 м/с кадәр шимбә төнендә көчле кар, урыны белән буран, минималь һава температурасы минус 8-10 градуска кадәр булуы көтелә. Көндез урыны белән көчле кар явачак, аерым районнарда буран, һава температурасы минус 5-7 градус тәшкил итәчәк.
Тулаем алганда, Татарстан буенча һава торышы шундый ук – болытлы, җил һәм кар булачак. Мәсәлән, иртән һәм көндез кар урыны белән көчле булачак, аерым районнарда буран булырга мөмкин. Җил көньяк-көнчыгыштан уртача, урыны белән секундына 17 метрга кадәр булачак, төнлә термометр баганалары, районына карап, 7-12 градуска кадәр салкын булачак, көнчыгышта – минус 14 градуска кадәр. Көндез һава температурасы минус 4-9 градус тәшкил итәчәк. Татарстан машина йөртүчеләрен юлларда бозлавык һәм кар көртләре турында кисәтәләр, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.