Синоптиклар Татарстанда +20 градуска кадәр вәгъдә итә
Бүген, 15 апрельдә, Татарстанда явым-төшем көтелми. Урыны белән җилнең 15 м/с ка кадәр көчәюе фаразлана. Көндез тулаем республика буенча һава температурасы +12..+17 градус булачак, Казан буенча – +15..+17 градуска кадәр, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометүзәгендә.
Чәршәмбе, 16 апрельдә, төбәктә төнлә һәм иртән урыны белән аз гына яңгыр явачак, көндез явым-төшемсез. Төнлә һаваның минималь температуралары +4..+9 градус булачак. Көндез һава +14..+19 градуска кадәр җылыначак.
Пәнҗешәмбе, 17 апрельдә, республикада коры һава торышы сакланачак. Төнлә – +3..-2 градус, көндез – +10..+15 градус. Татарстан Республикасының көнбатыш һәм көньяк районнарында – +20 градуска кадәр.
Татарстан Республикасы Гидрометүзәгенең алдан фаразына караганда, җомга көнне, 18 апрельдә, республика атмосфера фронтының аз гына яңгырлы йогынтысы зонасында калачак, көндез температура +13..+18 градус чамасы булачак. Шимбә көнне, 19 апрельдә, явым-төшем ихтималы зур түгел; көндез һава +15..+20 градуска кадәр җылыначак.