Машина йөртүчеләргә кинәт туктап калудан һәм ерак араларга йөрүдән баш тартырга кирәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы февраль). Синоптиклар 7 февральдә Татарстан территориясендә һәм Казанда урыны белән һава шартларының кискен бозылуы турында кисәтә: көчле кар көтелә, буран күз күреме 500-1000 метрга кадәр начарлана, җил көче 15-18 метрга кадәр.
Казанда төнлә һава температурасы 10-12 градус салкын булачак, көндез 5-7 градус салкын. Тулаем алганда, республика буенча төнлә һәм иртән һава температурасы минус 9-14 градус тәшкил итәчәк, аязган вакытта – 18 градуска кадәр, көндез 4-9 градус салкын булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча идарәсе казанлыларны юлларда куркынычсызлык турында кисәтә - бозлавык һәм кар көртләре көтелә. Җәяүлеләр һәм автомобильчыларга юлларда игътибарлы булырга кушалар, чөнки буран һәм җил көчәю юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә кинәт туктап калудан һәм ерак араларга йөрүдән баш тартырга кирәк.