Юлларда бозлавык саклана.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы гыйнвар). 31-нче гыйнварда Казанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Вакыты белән кар һәм юеш кар рәвешендә явым-төшем явачак. Аерым районнарда буран булырга мөмкин. Җил көньяктан, урыны белән көчле, көчәйгәндә секундына 15 метрга кадәр җитәчәк. Һава температурасы төнлә минус 1-3 градус булачак, көндез - минус бердән плюс бергә кадәр. Юлларда - бозлавык.
Тулаем республика буенча кар, юеш кар явачак, аерым районнарда буран көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан, уртача, көндез урыны белән көчле, көчәйгәндә секундына 15-16 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы минус 1-6 градус булачак, көндез - +1-дән -3-кә кадәр, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохиткә мониторинг ясау идарәсе.