В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юлларда бозлавык һәм кар көртләре көтелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче гыйнвар). Иртәгә, 16 гыйнварда, Татарстан һәм аның башкаласы территориясендә һава торышы кискен начараячак: кар һәм юеш кар рәвешендә көчле явым-төшемнәр көтелә, күз күреме 500 метрга кадәр начарайган буран, бозлавык, көньяк-көнчыгыштан секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил. Юлларда бозлавык саклана, урыны белән кар көртләре булырга мөмкин.
Республика башкаласында төнлә һава температурасы 3-5 градус салкын булачак, көндез - 0 минус 2 градуска кадәр. Тулаем алганда, Татарстан буенча төнге сәгатьләрдә һава температурасы 3-8 градуска кадәр салкын булачак, көндез 0 градустан минус 5 градуска кадәр, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә – тирә мохитне саклау идарәсе сайтында.