ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шторм кисәтүе игълан итте.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы июль). Киләсе яллар Казанда эссе, әмма яңгырлы булырга вәгъдә итә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе 10-нчы июльгә шторм кисәтүе игълан итте.
Төнлә Татарстан башкаласында явым-төшем көтелми. Алмашынучан болытлы һава, төньяк һәм төньяк-көнбатыштан талгын җил фаразлана. Көндез һәм кич белән кыска вакытлы җилнең 15-20 м/с ка кадәр, урыны белән 24 м/с кадәр көчәюе, шулай ук урыны белән кыска вакытлы көчле яңгыр, аерым районнарда яшен булуы көтелә.
Төнлә минималь температура +18-20 градус тәшкил итәчәк, түбән урыннарда – +15...+17 градус, көндез максималь температура – 30-32 градус.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе белгечләре татарстанлыларны сак булырга һәм куркынычсызлык чараларын үтәргә чакыра.
Көчле җил вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре
– урамга җитди сәбәпләрсез чыкмау яхшырак;
– балаларны күзәтүсез калдырмау мөһим;
– әгәр сез урамда чакта көчле җил купса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында яшеренергә мөмкин;
– реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга, йорт диварлары янында, җәмәгать транспорты тукталышлары һәм төзелеп бетмәгән биналар янында басып тормаска;
– эре агачлар янында басып торырга, шулай ук алар белән янәшә автотранспортны куярга ярамый, чөнки җил белән сындырылган ботаклар зур куркыныч тудыра ала;
– көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып, өзелгән электр үткәргечләренә якын килү үлем куркынычы тудыра;
– йортларның тәрәзәләрен тыгыз ябып, алардан ераграк торырга, балконнардан тышкы якка төшеп китәргә мөмкин булган әйберләрне алып куярга кирәк.
Яшен вакытында саклык чаралары
– Әгәр дә сез, велосипедта яки мотоциклда хәрәкәт иткән вакытта яшенле яңгыр яуса, хәрәкәт итүегезне туктатыгыз һәм яшен узганны транспорт чарагыздан якынча 30 м ераклыкта көтегез;
– Автомобильдә хәрәкәт итәргә киңәш ителми, чөнки электроника эшендә төзексезлекләр барлыкка килүе ихтимал. Әгәр сез һава торышы начарланган вакытта хәрәкәт итәсез икән, туктарга, машина тәрәзәләрен ябарга кирәк, һәм, әгәр дә сез руль артына утырырга җыенасыз икән, моны эшләмәү һәм сәфәрләрдән тыелу яхшырак;
– Яшенле яңгыр вакытында ачык урында калсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә, комлы яки ташлы грунтлы җиргә ятарга киңәш ителә. Шул ук вакытта янәшәдә елгалар, күлләр яки буалар булырга тиеш түгел.
Боз яуган очракта үзеңне ничек тотарга
– мөмкин булганча өйдән чыкмаска;
– бинада булганда тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торыгыз;
– электр приборларыннан файдаланмагыз, чөнки еш кына боз яуганда яшен булуы ихтимал;
– Урамда булганда качу урынын сайлагыз, ә инде мөмкинлек булмаса, башыгызны боздан кулларыгыз, сумкагыз яки киемегез белән каплагыз.
– Ышык урынны агач төпләрендә эзләргә тырышмагыз, чөнки аларга яшен сугу куркынычы гына түгел, шулай ук аларның аву куркынычы да зур.