Көндез 25 октябрьдә шәһәрдә һава температурасы +10-12 градус тәшкил итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче октябрь). Көньяктан 15-20 м/с кадәр тизлек белән исүче көчле җил һәм яңгыр фаразлыйлар синоптиклар Татарстан һәм аның башкаласында яшәүчеләргә. Мондый һава торышы 25 октябрьдә төнлә, көндез һәм кич белән көтелә.
Һава шартлары начараюга карамастан, һава температура төнге һәм көндезге сәгатьләрдә югары булачак. Пәнҗешәмбегә каршы төндә терекөмеш баганалары Казанда +5-7 градустан төшмәячәк, ТР буенча 3-8 градус җылы булачак. Көндез 25 октябрьдә шәһәрдә һава +10-12 градустан төшмәячәк, ә Татарстанда – +9-14 градус.
Җомга, 26 октябрьдә, ТР буенча ачзучан болытлы һава булачак. Төнлә урыны белән көчле яңгыр явачак. Көндез күпчелек райннарда бераз яңгыр явачак. Көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача, көчле җил исәчәк. Төнлә минималь һәм көндез максималь температура +5-10 градус тәшкил итәчәк.