Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.11.2025, 14:03

«Әни турында сүз көче»: Казанда сөйләү осталыгының инклюзив конкурсы узачак

Гаризалар 25 ноябрьгә кадәр кабул ителә

«Игелекле Казан» АКБО инвалид һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен сөйләү осталыгы һәм нәфис сүз конкурсы оештыра. Гаризалар 25 ноябрьгә кадәр кабул ителәчәк.

Чара кысаларында ТВ алып баручылары һәм дикторларыннан тематик вебинарлар һәм мастер-класслар узачак. Шулай ук яшь казанлыларга телевидениедә экскурсия үткәрәчәкләр.

Катнашуга гаризаны сылтама буенча җибәрергә мөмкин. Сораунамә каралганнан соң балаларны икенче турга һәм финал концертына чакырачаклар, анда җиңүчеләрне бүләкләү булачак.

«Матур сөйләү сәнгате – ул яңа тормышка ишек ача торган тернәкләндерү, тормышка яраклашу, үз-үзеңне раслауның көчле коралы. Бала сәхнәгә чыккач, ул үзен тыңларга мәҗбүр итә, аның диагнозы түгел, ә фикерләре, хис-кичерешләре, шаярта белү осталыгы мөһим була», – дип билгелиләр «Игелекле Казан» матбугат хезмәтендә.

Конкурсның сәнгать җитәкчесе һәм идея илһамчысы – ТР атказанган артисты, логопед Зөлфия Курамшина.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, ТР башкаласы быел беренче тапкыр «Юмарт сишәмбе» Бөтенроссия акциясенә кушылачак. Хәйрия акциясе 20 ноябрьдә башлана һәм 2 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Чараны «Игелекле Казан» АКБО оештырачак.
Барлык яңалыклар