В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Метео» прогноз үзәге җитәкчесе сүзләренчә, эссе һава торышы республиканың көньяк-көнчыгышында булачак
Фото: Денис Гордийко
Аның сүзләренчә, июльнең максималь күрсәткечләре соңгы тапкыр 2010 елда теркәлгән.
«Андый һава торышы булмаячак. Июль ахырына кадәр бернинди рекордлар да көтелми. Эссе һава торышы көтелә, Татарстанның көньяк-көнчыгышында да иң күп дигәндә +32..+33 градус булачак. Ә Казанда +30..+31 градус тирәсе. Эссе һава торышы, әмма рекорд куелмаячак», – дип сөйләде Александр Шувалов.
Кичә ТР Гидрометүзәге республика халкын көндезге температура +30..+35 градус булачак дип кисәтте – ул атна ахырына төбәккә киләчәк. Синоптиклар шулай ук яшен, азрак яңгыр һәм кыска вакытлы җилнең секундына 15-20 метрга кадәр көчәюен вәгъдә итә.