Чара илнең төрле шәһәрләреннән 500 гә якын байкерны берләштерәчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы август). 27 нче августта Татарстан башкаласында дүртенче тапкыр «Ике Кремль» мотофестивале узачак. Шәһәр халкын һәм кунакларын катлаулы каскадер һәм акробатик трюклар башкарачак мотоциклчылар һәм стантрайдерларның күрсәтмә чыгышлары, ретроавтомобильләр күргәзмәсе һәм Татарстан Республикасының атказанган артисты Филүс Каһиров, «Хитобои» төркеме катнашында концерт программасы көтә.
Ярышта катнашучы мотоциклчыларны җыю Беренче Май мәйданында 13:00 сәгатьтә башлана, ә 14:00 сәгатьтә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге колонна «Казан» гаилә үзәгенә юл тотачак. Казанлылар һәм шәһәр кунаклары велобегларда һәм самокатларда узачак мастер-классларда катнаша, велосипедларда күрсәтмә чыгышларны карый алачак. «Джимхана», Bke Stunt Show командалары катнашучылары мотоциклларда һәм квадроциклларда тамаша күрсәтәчәк. Интерактивны көч экстримы буенча спортчы Павел Зубринов үткәрәчәк. Моннан тыш, велотриал буенча Россия чемпионы һәм Россия Кубогы иясе Сергей Бандеровның чыгышы планлаштырылган.
Бәйрәм мәйданчыгында фуд-корт һәм аниматорлар белән балалар почмагы эшләячәк – нәниләр өчен конкурслар һәм викториналар оештырылачак. Шунда ук сәүдә палаткалары, фотозоналар, мотоцикллар һәм ретроавтомобильләр күргәзмәсе, шулай ук патруль техникасы һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе куркынычсызлык лабораториясе дә эшләячәк. Фестиваль 17:00 сәгатьтә тәмамлана.
Беренче тапкыр мотофестиваль Татарстан Республикасы башкаласында 2019 елда узды. «Кызыл Кремльдән Ак Кремльгә» дип аталган ярышта 60 лап мотоциклчы катнашты, нигездә, алар – чараны оештыручы «Кызыл мәйдан» мотоклубы әгъзалары. Бүген әлеге хәрәкәт актив рәвештә үсә, быел чара илнең төрле шәһәрләреннән 500 гә якын байкерны берләштерәчәк, дип билгеләп үтте мотоклубның матбугат сәркатибе Татьяна Малышева. «Без клуб әгъзалары булган байкерларны гына түгел, ялгызларны да җәлеп итәбез. Катнашучылар бик күп тапкырга артты, һәм безнең фестиваль елдан-ел киңәя бара. Клубта катнашучыларның төрлелеге байкерлар турында булган стереотипларны җимерә. Бу төрле һөнәр ияләре, ир-атлар һәм хатын-кызлар, шулай ук өлкән буын мотоциклчыларның традицияләрен үзләштерүче балалар һәм яшүсмерләр булырга мөмкин», - дип сөйләде ул.
Быелгы фестивальнең темасы юл хәрәкәте иминлеге булачак, дип билгеләп үтте мотоклубның матбугат сәркатибе. Өлкәннәр белән беррәттән фестивальдә балалар да үз осталыкларын күрсәтәчәк. «Без балалар белән килергә мөмкин һәм кирәк булган фестиваль оештырабыз. Казанга ирем һәм балалар белән мотоциклларда киләчәкбез», - дип билгеләп үтте Татьяна Малышева. «Безнең клуб үсешкә, яңа тәэсирләр, динамикага омтылучы кешеләрне берләштерә, ләкин шул ук вакытта тарихны хөрмәт итәбез, тамырларыбызга хөрмәт белән карыйбыз. Әлеге күренешне балаларыбызга тапшыру бик мөһим, шуңа күрә мотоклубта яшүсмерләр хәрәкәте үсә», - дип өстәде ул.
Мотоузыш кичә, 25 нче августта, Мәскәүдә старт алды, бүген байкерлар колоннасы Чистайга киләчәк.
Чара ТР Хөкүмәте һәм Казан Мэриясе ярдәме белән Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе белән берлектә үткәрелә.