В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрнең 12 мәктәбе нигезендә экологик белем бирү буенча ресурс үзәкләре булдырылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче август, Алсу Сафина). Яңа уку елыннан Авиатөзелеш районы мәктәпләре чүпне аерып җыю проектына кушылачак – мәгариф учреждениеләрендә сары һәм соры төсле кәгазьләр ябыштырылган контейнерлар урнаштырылачак. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнар Һидиятов хәбәр итте.
Мәгариф идарәсе җитәкчесе билгеләп үткәнчә, укучылар, ата-аналар һәм педагоглар белән коммуналь калдыкларны җыю буенча аңлату чаралары үткәреләчәк. Программа кысаларында “Мәгариф учреждениеләрендә чүпне аерып җыю” пилот проектын мәгълүмати яктан алып бару буенча чаралар планы төзелде. “Мәктәпләргә әлеге проектны керткәндә, без алдыбызга бик гади максат куйдык – укучыларда экологик яшәү рәвеше гадәтен тәрбияләү”, - диде И.Һидиятов.
Шул ук максатта мәгариф учреждениеләрендә тагын бер проект – “Экологик класс” – тормышка ашырылачак. Яңа уку елында 12 мәктәп нигезендә экологик белем бирү буенча ресурс үзәкләре булдырылачак. Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм иҗтмагый экохәрәкәтләр активистлары атна саен беренче сыйныфта экология дәресләре уздырачак. Билгеләп үтәргә кирәк, “Экологик класс” проекты ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы патронажы астында башлангыч баскычта ук профильле класслар булдыруны күз уңында тота.
Искәртергә кирәк, чүпне аерып җыю проекты Авиатөзелеш районында 1 августта старт алды. Пилот проекты кысаларында “Авитөзелеш районы идарә итүче компаниясе” ҖЧҖ карамагындагы күп фатирлы йортларның 109 контейнер мәйданчыгында сары һәм соры төсле кәгазьләр ябыштырылган 428 контейнер урнаштырылды.