В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Полина Романенко дүрт предметның өчесен 100 баллга тапшырды
Казанның 18 нче мәктәбен тәмамлаган Полина Романенко дүрт фән буенча Бердәм дәүләт имтиханында 398 балл җыйды.
Аерым алганда, рус теле, тарихны һәм рус әдәбиятын ул 100 баллга тапшырды, ә инглиз телен — 98 баллга.
«Булачак чыгарылыш укучыларына барыннан да элек түземлек һәм үҗәтлек телим. 11 нче сыйныфта нәкъ менә шул — уңыш нигезе. Барыннан да элек шуны аңларга кирәк: максатыгыз нәрсәдә һәм ничек аңа ирешергә. Сезгә барысы да файдасыз кебек тоелыр, ләкин барысына да ирешәчәксез — шуңа ышаныгыз! Сезгә уңышлар һәм тырышлык телим, чөнки зур талант хезмәт сөючәнлекне таләп итә», — диде Полина Романенко, аның сүзләрен Казан башкарма комитетының мәгариф идарәсе җиткерде.