В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүгенге көндә инде 100-гә якын гариза бирелгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче май). Казанда шәһәрнең балалар музыка һәм сәнгать мәктәпләренә балаларны җыя башладылар. Балалар фортепиано, кыллы, халык, бәрмә, тынлы уен кораллары, хор җырлавы, рәсем сәнгате кебек юнәлешләрдә белем ала.
Бүгенге көндә инде 100-гә якын гариза бирелгән, иң популяр юнәлеш «рәсем сәнгате» булды, дип хәбәр иттеләр KZN.RU порталына Мәдәният идарәсендә.
Өстәмә белем бирү учреждениесенә гаризаны Татарстан Республикасы электрон белеменең рәсми сайтында бирергә мөмкин.
Әгәр бала башлангыч иҗади сынауларны уңышлы уза икән, шәһәрнең музыка һәм сәнгать мәктәпләрендә бушлай укый алачак. Керү сынауларын уздыру даталары турында аларга өстәмә рәвештә хәбәр итәчәкләр.
Исегезгә төшерәбез, ел саен Мәдәният идарәсенең балалар сәнгать мәктәпләрендә иң яхшы 15 укучыга Казан Мэрының исемле стипендиясен тапшыралар.