Аны проекты начар күрүчеләргә һәм сукырларга Казан Кремлен «күрергә» ярдәм итәчәк
Фото: КФУ матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU 17 нче ноябрь). КФУ IT-лицееның махсуслаштырылган уку-фәнни үзәгенең 9 нчы сыйныф укучысы Тимур Рысаев #МЫВМЕСТЕ премиясенең төбәк этабында җиңү яулады. Ул «Казан Кремленең аудио-тактиль комплексы» проектын эшләде, әлеге эш начар күрүче һәм сукыр кешеләргә ТР башкаласының истәлекле урыны белән танышырга ярдәм итә.
Бу проект белән лицейчы өч ел дәвамында шөгыльләнә, әлеге вакыт эчендә ул максатчан аудиториядән һәм экспертлардан уңай бәяләр алган. Укучы шулай ук үз эшен ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка тәкъдим иткән.
Мәктәп укучысының планнары – грант конкурсларында катнашу һәм күрү буенча сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен үзе төзегән проектны кулланып чаралар үткәрү, дип хәбәр итә КФУның матбугат хезмәте.