Объектны 2024 елның декабренә кадәр төзү планлаштырыла
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче октябрь). Остазлык мәктәбен КФУ каршындагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе территориясендә төзү планлаштырыла. Тиешле тендер дәүләт сатып алулары сайтында бастырылган, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.
Башкаручыга 2024 елның 1 нче декабренә кадәр җир һәм субай эшләрен башкарырга, фундамент һәм нигезләрне әзерләргә, таяныч конструкцияләрне төзергә, түбә җәяргә, эчке бизәү һәм фасад эшләрен башкарырга, су һәм җылылык белән тәэмин итү челтәрләрен уздырырга туры киләчәк.
Тендерда катнашу өчен гаризалар 30 нчы октябрьгә кадәр кабул ителә. Эшләрнең заказчысы булып ТР Главинвестстрой тора.
Остазлык – рәсми педагогик практика, ул «Мәгариф» илкүләм проектында беркетелгән. 2024 елга Россия мәктәпләрендә укучыларның 70% тан артыгын остазлык белән колачлау планлаштырыла.