В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казан шәһәр Думасы депутатлары тиешле закон чыгару инициативасы белән ТР Дәүләт Советына мөрәҗәгать итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы июнь, Алена Мирошниченко). Татарстанның Лаеш районындагы алты җир кишәрлеген Казан чикләренә кертү тәкъдим ителә. Казан шәһәр Думасы депутатлары тиешле закон чыгару инициативасы белән ТР Дәүләт Советына мөрәҗәгать итәчәк. Мондый карарны алар бүген Казан шәһәр Думасының XL сессиясендә кабул итте.
Законлылык, хокук тәртибе һәм җирле үзидарә мәсьәләләре буенча даими комиссия рәисе Лилия Бакулина хәбәр иткәнчә, Казан һәм Лаеш муниципаль районы чикләрен үзгәртү мәсьәләсе шәһәр Думасы эшендә 2019 елның декабреннән башлап эшли. 15-нче гыйнварда ачык тыңлаулар узды, бәяләмә Казан муниципаль берәмлегенең Документлар һәм хокукый актлар җыентыгында басылып чыкты. Шулай итеп, законнарда каралган процедуралар үтәлде, дип билгеләде ул.
Закон проекты ТР Дәүләт Советы рәисенә җибәреләчәк.