Республика халкы су объектларында коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән чикләүләрне бетерүнең өченче этабында ял итә алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы июнь, Ксения Швецова). Татарстанда пляжларны техник яктан тикшерү буенча эш алып барыла. Бүген тикшерүне республиканың алты пляжы узды, шуларның икесе Казанда - Комсомол һәм Аккош күлләрендәге пляжлар. Әмма Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте тәкъдиме буенча, республика халкы кешеләр күпләп җыела торган урыннарда, шул исәптән су объектларында бары тик коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән чикләүләрне бетерүнең өченче этабында гына ял итә алачак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта кече суднолар буенча Татарстан Республикасының баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов хәбәр итте.
Татарстанның 14 муниципаль районында су коену өчен яңа урыннар барлыкка киләчәк
Бүгенге көндә республикада кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хисабында 35 пляж бар, шуларның 16-сы - шәһәрнеке, 9-ы балаларны савыктыру лагерьлары территориясендә урнашкан. Пляжларның торышын тикшерүләр, Ю.Венедиктов сүзләренчә, әле дәвам итә.
«Бүгенгә республиканың алты пляжы тикшерүне узды. Әмма билгеләп үтәм, халык массакүләм ял итә торган урыннарга килү республикада чикләүләрне бетерүнең өченче этабында гына рөхсәт ителәчәк, ә без хәзер беренче этапта торабыз, - диде Ю.Венедиктов. - Роспотребнадзордан пляжларны ачу буенча тәкъдимнәр килгәч, без бу хакта республика халкына хәбәр итәчәкбез».
Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан уздырылган техник тикшерү нәтиҗәләре буенча, пляжны эксплуатацияләү өчен җаваплы оешма пляжда аның вакытлыча ябылуын символлаштыручы «кара шар» билгесен элә.
Республикада 2016 елдан башлап халык күпләп ял итә торган урыннарда җиһазландырылган пляжлар булдыру эше алып барыла. Барлыгы алты пляж реконструкцияләнгән, Лаеш муниципаль районында һәм Казанда ике яңа пляж булдырылган, дип искәртте Ю.Венедиктов. Тикшерелгән объектларның икесе Казанда урнашкан - бу Комсомол һәм Лебяжье күлләрендәге пляжлар.
Санитар-эпидемиологик вазгыять һәм башка илләргә ялга чыгуны чикләү сәбәпле, быел республикада су объектларында ял итү урыннары санын арттыру планлаштырыла. Ю.Венедиктов хәбәр иткәнчә, бүген 14 муниципаль районда су коену сезонында ачу планлаштырыла торган сулыклар пляжларында яңа коткару постлары булдыру эше алып барыла.
Киләсе елда су коену урыннарының куркынычсызлык таләпләре буенча төзекләндерелгән урыннарын арттыру эше дәвам итәчәк, дип өстәде спикер.
Бер ел эчендә Татарстанда 80 меңнән артык баланы йөзәргә өйрәттеләр
Су объектларында ял итү еш кына куркыныч тудыра ала, дип билгеләп үтте Ю.Венедиктов. Ел башыннан бирле республиканың су объектларында 15 кеше һәлак булган (узган елның шул ук чорындагы кебек). Аларның өчесе җиһазландырылмаган урыннарда коену нәтиҗәсендә үлгән.
Һәлак булучылар арасында балигъ булмаган балалар да бар. «Тулаем алганда, соңгы 9 елда су объектларында балалар үлеме 18-дән 6 кешегә кадәр кимеде, дип хәбәр итте спикер. - Балалар үлеменең төп сәбәбе - сулыклар янында өлкәннәрдән башка булу. Әйтик, узган ел эчендә 6 бала һәлак булган, дүртесе - 7 яшьтән 15 яшькә кадәр - җиһазландырылмаган урыннарда су коенган һәм йөзә белми торган 3 яшьтән 6 яшькә кадәрге ике бала очраклы рәвештә суга төшкән».
Суда гадәттән тыш хәлләрне кисәтү буенча профилактик эшнең төп юнәлешләреннән берсе - балаларга иртә яшьтән йөзү күнекмәләренә өйрәтү. Ю.Венедиктов сөйләгәнчә, балалар лагерьларында һәм ял итү өчен җиһазландырылган су объектларында ел саен «Йөзәргә өйрән» акциясе үткәрелә, шулай ук «Йөзү буенча бөтен нәрсәне белү» республика проекты гамәлгә ашырыла. Узган ел республиканың 104 бассейнында 80 меңнән артык бала йөзәргә өйрәнгән.
«Бу эш һәр гаиләдә үткәрелергә тиеш. Ата-аналар үз алдына баланы йөзәргә, суда торырга өйрәтү максатын куярга тиеш. Һәм баланы яшьтәшләре белән бергә суга ялгызын гына җибәрергә кирәкми - йөзә белгән өлкәннәрнең мәҗбүри күзәтүе булырга тиеш», - дип ассызыклады Ю.Венедиктов.
Сулыкларда ял итүне сайлаганда һәрвакыт халыкка төзекләндерелгән ял итү урыннарын, коткару постлары булган пляжларны сайларга кирәк, дип ассызыклады спикер. Шулай ук балаларга олылардан башка су коенырга барырга һәм сулыкка якын килергә ярамый.
«Практика күрсәткәнчә, балаларны бер генә минутка да ялгыз калдырырга ярамый, кечкенәдән аларны йөзәргә өйрәтергә кирәк, - диде Ю.Венедиктов. - Шуны да истә тотарга кирәк: коену урыннары коймасыннан читкә йөзеп чыгарга, катерларга, көймәләргә якын килергә, көймәләрдән һәм катерлардан суга сикерергә, кояш баеганнан соң коенырга, текә яр буйларында йөзәргә ярамый. Шулай ук ялган ярдәм сорау сигналларын да бирергә ярамый».
Су объектларында ял итү кагыйдәләрен бозган һәм тыелган урыннарда су коенган өчен административ җаваплылык һәм 1 мең сум күләмендә штраф каралган, дип өстәде спикер.