В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хәйрия акциясе 20 ноябрьдә башлана һәм 2 декабрьгә кадәр дәвам итә
«Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы фотосы
Бу елны Татарстан башкаласы беренче тапкыр Россия күләмендә үткәрелә торган «Юмарт сишәмбе» акциясенә кушыла. Чараны «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы үткәрә. Проект коммерцияле булмаган оешмаларның, эшмәкәрлекнең, хакимият органнарының, волонтерларның һәм шәһәр халкының игелекле гамәлләрен «Юмарт Чәк-чәк» исеме белән берләштерәчәк. Акция 20 ноябрьдә башлана һәм 2 декабрьгә кадәр дәвам итә.
«Казан һәм Татарстан – ул юмартлык, кунакчыллык һәм бай гореф-гадәтләр үрнәге. Татлы чәкчәк барыбызны да бер өстәл артына берләштергән кебек, «Юмарт чәк-чәк» тә шәһәр халкын игелекле эшләр тирәсенә берләштерә», - дип аңлатты Татарстанның «Юмарт сишәмбе» акциясе координаторы Динә Гобәшева.
Игелекле эшләр дулкынын теләгән һәр кеше тота ала. Акциядә катнашу өчен социаль челтәрләрдә (#ЩедрыйВторник һәм #ЩедрыйЩакЩак хэштеглары белән) изге эшләр турында хикәяләр урнаштыру, хәйриягә иганә итү, онлайн-концертлар, лекцияләр һәм остаханәләр оештыру, шулай ук волонтерлык акцияләре уздыру кебек төрле форматларны сайларга була.
«Юмарт сишәмбе» хәйрия көне 2 декабрьдә билгеләп үтелә. Кешеләрне игелекле эшләргә рухландыру һәм яңа катнашучыларны хәйриягә җәлеп итү акциянең төп максаты булып тора. Россиядә әлеге чара 2016 елдан бирле үткәрелә. Һәм бу вакыт аралыгында ул 260 торак пункттан 4,6 меңнән артык кешене берләштергән.
Алдарак «Игелекле Казан» автоном коммерциячел булмаган оешмасының проекты саналучы «Тылсым» балалар инклюзив үзәгенең «Мәрхәмәт коды» номинациясендә #МыВместе (#БезБергә) халыкара премиясе финалына үтүе турында хәбәр ителгән иде.