Шәһәр халкы өчен беренче өч бушлай дәрес 16 нчы декабрьдә булачак.
Фото: Казанның парклар һәм скверлар идрекциясе
16:00 сәгатьтә шахмат клубы белән танышу булачак. Очрашуны 64 ел педагогик тәҗрибәсе булган укытучы, СССР спорт мастерлыгына кандидат Әюп Хәкимов үткәрәчәк. Дәрескә +7(960)077-18-16 телефоны буенча язылырга мөмкин.
17:00 сәгатьтә Казанның бер уеннар оештыру мәйданы белгеченнән дәрес башлана. Укытучы ата-аналарга балага ничек уңышка ирешергә ярдәм итәргә кирәклеге турында сөйләячәк. Теркәлү +7(903)344-20-51 телефоны буенча башкарыла.
18:00 сәгатьтә «Залесный» мәдәни үзәгеннән уенчыкларга рәсем төшерү буенча мастер-класс башланачак. Катнашу өчен гаризалар +7(960)030-87-97 телефоны буенча кабул ителә.
Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе хәбәр иткәнчә, остаханә тулы режимда 20 нче декабрьдән эшли башлаячак. Түгәрәкләр җәдвәлен соңрак дирекциянең Telegram-каналында бастырачаклар.