Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.10.2020, 12:38

Сезонлы бакчачылык маршрутларыннан быел 700 меңнән артык пассажир файдаланды

Көн саен 16 автобус иң кирәкле юнәлешләр буенча чыкты.

Фото: Денис Гордийко

Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы октябрь, Алена Мирошниченко). Казанда 1-нче ноябрьдә сезонлы бакчачылык маршрутлары эшләрен төгәлләп килә. Быел алардан 700 меңнән артык пассажир файдаланды, дип хәбәр итте бүген эшлекле дүшәмбедә Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров.

«Илдә таҗ вирусы пандемиясе аркасында локдаун кертелүгә карамастан, планлаштырылганча, 30-нчы апрельдә сезонлы бакча маршрутларына транспорт хезмәте күрсәтү башланды. Көн саен 16 түбән идәнле уңайлы автобус Станцион Дәрвишләр, Ерак Бакчалар, Яңа Шигали, Май комбинаты торак масссивларына, «Крутушка» һәм «Текстильщик» бакчачылык җәмгыятьләренә кадәр аеруча кирәкле юнәлешләр буенча чыкты, – дип сөйләде Илдар Шакиров. Ул шәһәр читендә айлык бердәм социаль юл билетлары буенча ташламалы юл йөрү тәкъдим ителде дип өстәде.

Сезонлы бакчачылык маршрутларына хезмәт күрсәтүче автобуслар салоннарын төнлә экологик чиста һәм куркынычсыз дезинфекция чаралары белән эшкәртелде. Алар үзлекләрен эшкәрткәннән соң бер тәүлек аралыгында саклыйлар һәм Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте тарафыннан тәкъдим ителгән, дип билгеләп үтте спикер. Моннан тыш, төшке ашка тулталган чорда кондуктор 8-10 минут дәвамында транспорт чараларын үтәли җилләтү уздырган һәм өстәмә рәвештә утыргычларны эшкәрткән.

«Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бакчачыларның күбесе – өлкән яшьтәге кешеләр, аеруча куркыныч төркемгә карыйлар. Бакчачылар нигездә җәмәгать транспортында аңлылык күрсәткәннәр, хәрәкәт иткәндә барысы да диярлек битлек һәм перчаткалар кулланганнар» – дип ассызыклады башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.

Хәзерге вакытта кешеләрне йөртүгә ихтыяҗ шактый кимегән, һәм 1-нче ноябрьдән сезонлы маршрутлар ябылачак. «Киләсе язгы-җәйге сезон да таулар артында түгел. Аңа бакчачылар теләген исәпкә алып әзерләнегез» – диде Казан Мэры Илсур Метшин.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 26.10.20
Видеорепортаж
26.10.2020 12:23
Быел сезонлы бакчачылык маршрутларыннан 700 меңнән артык пассажир файдаланган
Барлык яңалыклар