Тамашалар 10 нчы һәм 11 нче июньдә төп сәхнәдә узачак.
Фото: Денис Гордийко
1836 елда иҗат ителгән пьеса инде ике йөз ел театр сәхнәләреннән төшми, ул рус драматургиясенең иң әһәмиятле тамашаларының берсе булып кала. Әсәрдәге вакыйгалар бүген дә актуаль булып тора. Александр Славутский спектакле – иң беренче чиратта үз намусың турында уйлану.
Тамашачыларны Александр Патраковтан метафорик сценография, петербурглы Денис Солнцевтан утлы композиция, дизайнер Екатерина Борисовадан костюмнар көтә.
Спектакльдә Татарстанның халык артистлары Илья Славутский, Елена Ряшина, Марат Голубев, Татарстанның атказанган артистлары Алексей Захаров, Александр Малинин, Илья Скрябин, Ирина Вандышева, Надежда Ешкилева, шулай ук артистлар Павел Лазарев, Алена Козлова, Виктор Шестаков, Ксения Храмова, Владимир Леонтьев, Николай Чайка, Георгий Логинов һәм башкалар катнаша, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.