В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Әйберләрне сатудан һәм алмаштырудан тыш, акциягә килүчеләр мастер-классларда катнаша алачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче июнь). 5 нче июньдә «Ак чәчәкләр» бульварында бу сезонда беренче балалар барахолкасы узачак. Чараның нәни кунаклары әйберләрне сата һәм алыштыра, шулай ук мастер-классларда катнаша алачак.
Барахолкада балалар үзләрен сатучылар ролендә сынап караячак – прилавкалар артына басачак, бәяләр куячак, сатачак яки әйберләр белән алмашачак. Ата-аналарның йортны кулланылмый торган әйберләрдән һәм уенчыклардан арындыру, аларга икенче тормыш бүләк итү, шулай ук балаларга ничек акча эшләргә кирәклеген күрсәтү мөмкинлеге булачак.
Башлану вакыты 10:00 сәгатьтә, дип хәбәр итә Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәте. Барахолкага керү ирекле.
Акциягә килүчеләр өчен бульвар павильонында татар һөнәрчелеге мәктәбеннән туку буенча мастер-класс оештырылачак. 10:00 сәгатьтә башлана, мастер-класска +7(927)431-34-76 телефоны буенча язылырга мөмкин. Шуннан соң 11:00 дә инглиз теле буенча дәрес узачак, аңа теркәлү түбәндәге телефон буенча ачык: +7(927)031-50-11. Шунда ук 12:00 сәгатьтә рәсем буенча дәрес узачак, +7(903)313-11-77 номеры буенча язылырга мөмкин. Барлык дәресләр дә бушлай.