В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган атнада ТР башкаласында 406 бала дөньяга килгән
Фото: Денис Гордийко
Казанлылар Әмир, Кәрим, Ильяс, Аяз, Ясмин, Ева, Камилла, Әминә кебек исемнәрне аеруча яратып кушканнар. Северин, Асман, Суфьян, Алеана, Йолдыз, Лола кебек сирәк исемнәр дә булган.
Шулай ук бер атна эчендә шәһәрдә 350 никах теркәлгән, дип хәбәр итә Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе.
Исегезгә төшерәбез, 2023 елның беренче яртыеллыгында Казанда 9,2 меңнән артык бала туган, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2,1% ка күбрәк. Яңа туган балалар арасында 4801 малай һәм 4399 кыз булган.