В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанда электр энергиясе һәм су белән тәэмин итү булмау мәсьәләләре буенча кайнар линия оештырылды.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы апрель). Казанда «Челтәр компаниясе» Р.Зорге урамындагы «Советская» электр подстанциясендә янгын нәтиҗәләрен бетерә. Беренчел мәгълүматлар буенча, барлык объектларны электр белән тәэмин итү кичкә таба торгызылачак.
Яну нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр юк. Шулай да Идел буе һәм Совет районнары микрорайоннарында күп санлы йортлар утсыз һәм сусыз калды. Участокта авария бригадалары эшли, яңадан тоташтыру эшләре алып барыла. Инде 15% кулланучы тоташтырылган, дип хәбәр иттеләр «Челтәр компаниясе»ндә.
Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясендә электр энергиясе һәм су белән тәэмин итү булмау мәсьәләсе буенча кайнар линия оештырылды: +7(843)277-05-11. Совет районы администрация бүлегенә түбәндәге телефон буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: +7(843)272-16-23.