В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Якын арадагы дәрес бүген булачак
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы июль). Бу айда Казанның «Черек күл» паркында телләр өйрәнү буенча осталык дәресләре сериясе узачак. Шәһәрлеләр яңа телләр үзләштерә башлаячак, шулай ук башка илләрнең мәдәнияте һәм традицияләре белән таныша алачак.
Беренче мастер-класс бүген булачак. Ул Корея теленә багышланачак. Дәресне КФУ укытучысы үткәрәчәк. 20 нче июльдә казанлыларны инглиз теленнән дәрескә чакыралар. Мастер-класс темасы – «Заманча тормыш». 27 нче июльдә паркта испан телендә сөйләшүче һәм рус телендә сөйләшүче укытучы катнашында дәрес оештырыла.
Дәресләр «Черек күл» амфитеатрында 18:30 сәгатьтә башланачак. Катнашу өчен теркәлергә кирәк, дип хәбәр итә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе.