В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Күнегүләр сишәмбе көнне узачак
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче ноябрь). «УРАМ» экстрим-паркында «ПроДыши» сулыш алу практикасы буенча бушлай дәресләр сериясе узачак. Очрашулар умыртка баганасы һәм сын-гәүдә белән эшләүгә, тукымалардан артык сыеклыкны чыгаруга һәм тәнне ныгытуга багышланачак.
40 минутлык күнегүләр һәр сишәмбе узачак. Беренче дәрес 21 нче ноябрьдә була. Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк. Башлануы 19:30 сәгатькә ябык паркның лекториясендә планлаштырылган.
Уңайлы киемдә, келәм һәм су белән килергә кирәк. Дәрес башланганчы өч сәгать алдан ашамаска киңәш ителә, дип хәбәр итә оештыручылар.