Бу атнада яшүсмерләр клубларында яшь казанлылар өчен бушлай мастер-класслар узачак. Теләге булган һәр кеше кибер-турнирда катнаша, бәйләргә өйрәнә һәм иҗатында яңа юнәлешләр ачырга мөмкин.
Кибер-турнир 23 июльдә «Җәлил» клубында (Хәйрулин ур., 5) 16:00 сәгатьтә узачак. Шул ук көнне 17:00 сәгатьтә «Кояш Нуры» клубында (Зәкияв ур., 25а) «Дөньягызга якты буяулар өстә» мастер-классы кысаларында барлык теләүчеләр гуашь белән ясаячак.
24 июльдә төрле мәйданчыкларда берьюлы өч чара әзерләнде: 14:00 сәгатьтә «Свои» клубында чәчәкләр белән мастер-класс (Степан Халтурин ур., 11/10), 14:00 сәгатьтә «Остаз» клубында (Химиклар ур., 19), КВН 18:00 сәгатьтә «Олимп» клубында (Чуйков ур., 22).
Кармак белән бәйләргә 25 июльдә 15:30 сәгатьтә «Энергетик» клубында (Гудованцев ур., 45а) өйрәнергә була. Икенче көнне, 26 июльдә, 16:00 сәгатьтә «Орион» клубында (Әмирхан ур., 8а) барлык теләүчеләрне мандала ясарга өйрәнергә чакыралар.
Атна азагында, 27 июльдә, 15:30 сәгатьтә «Модель» клубында (Габишев ур., 14а) квиллинг буенча мастер-класс узачак. Катнашу өчен +7(905)3723618 телефоны аша теркәлергә кирәк. Шулай ук «Юниор» клубында (Октябрь ур., 38) 17:00 дә акварель рәсем сәнгате серләрен ачачаклар.