Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.08.2019, 15:46

Сергей Крикалев казанлыларга космоска очулар һәм авырлыксыз халәттә эшләү үзенчәлекләре турында сөйләячәк

Очучы-космонавт белән очрашу 24-нче августта Горки-Әмәт урманында узачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче август). Шимбә көнне, 24-нче августта, WorldSkills Kazan 2019 мәдәни программасы кысаларында Горки-Әмәт урманында зур лекторий булачак, анда эшче һөнәрләр вәкилләре үз тәҗрибәләре белән уртаклашачак, шулай ук чемпионат илчесе, Советлар Союзы Герое, Россия Герое очучы-космонавт Сергей Крикалев белән иҗади очрашу узачак.

Сергей Крикалев галәмгә беренче очышын 1988 елның 26-нчы ноябрендә үткәрә. 2015 елга кадәр ул галәмдә булуның гомуми дәвамлылыгы буенча дөнья рекордчысы булды һәм Совет һәм Россия космонавтлары арасында космик очышлар саны буенча рекорд куйды. Ул орбитада алты тапкыр булды һәм галәмдә барлыгы 803 көн үткәрде – бу казаныш Гиннес рекордлар китабына «Галәмдә иң озак тору вакыты» буларак мәңгеләштерелде. Бүген С.Крикалев пилотлаштырылган космик программалар буенча «Роскосмос» дәүләт корпорациясенең башкарма директоры булып эшли.

Казанлыларга космонавт үз очышлары, ачык космоска чыгулары һәм авырлыксыз халәттә эшләү үзенчәлекләре турында сөйләячәк, шулай ук очрашуда катнашучыларның сорауларына җавап бирәчәк. Лекторий үз эшен 12.00 сәгатьтә башлап җибәрәчәк, Сергей Крикалев белән очрашу 14.00 сәгатьтә башланачак, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе. Лекторийның тулы җәдвәлен Горки-Әмәт урманы аккаунтында табарга була.

Барлык яңалыклар