В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр Мэры Илсур Метшин 12 яшьлек Тамерланның хыялын тормышка ашырды.
Фото: Совет районы администрациясе
Илсур Метшин «Игелекле Казан» коворкингындагы чыршыдан бишенче сыйныф укучысы хыялы белән открытканы алды. Кыш бабайга язган хатында Тамерлан Санкт-Петербургта сарайларны күрергә һәм карап йөрергә теләвен язган.
Тамерлан һәм аның сеңлесе Эвелина өчен туристик юлламага сертификатны һәм уенчыкларны Казанның Совет районы администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдинов тапшырды. Эвелина аңа үз кулы белән ясаган яңа ел открыткасын бирде.
Роман Фәтхетдинов белән бергә мобилизацияләнүченең гаиләсендә идарәче компания директоры да булды, ул, кирәк булганда, ярдәм итәргә әзер булуын белдерде, дип хәбәр иттеләр Казанның Совет районы администрациясендә.
Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр шәһәр Мэры Казаннан мобилизацияләнгән ир-атның гаиләсеннән 11 яшьлек Даниил һәм 16 яшьлек Аленаның хыялларын тормышка ашырган иде. Шәһәр башлыгы мобилизацияләнүченең хатыны һәм балалары янына кунакка килде һәм алар «Кыш бабайга хат» хәйрия акциясе кысаларында сораган бүләкләрне тапшырды.