Казан зооботаника бакчасында сөенеч хәбәр — 22 нче майда нил казлары гаиләсендә җиде кош туган. Кошчыклар туар алдыннан ана кош белән ата кош яхшылап әзерләнгәннәр, ояларын корганнар, ә аннары чиратлап йомыркаларга утырып, бәбкәләрне чыгарганнар.
Зоопаркның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бәбкәләр үскән һәм ныгыган, хәзер алар үзләрен яхшы хис итәләр һәм әйбәт ашыйлар. Кошчыклар, зур казлар кебек, кишер, эремчек һәм катнаш азык белән туклана.
Хәзерге вакытта яңа туган бәбкәләрнең җенесләрен билгеләү мөмкин түгел — кошларның, бәби йоннарын коеп, чын каурыйлары барлыкка килүен көтәргә кирәк. Хәзер кошларның тиресен ачык көрән төстәге йомшак мамык каплый.
Казлар «Замбези елгасы» зооботаника бакчасының яңа өлешендә, фламингоның кышкы читлегендә яшиләр. Аларны күрергә була.
Исегезгә төшерәбез, «Замбези елгасы»нда күптән түгел беренче тапкыр зебра
туды. Караучылар аңа Ромашка кушаматы бирделәр.