Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.06.2024, 15:44

Казан зооботаника бакчасында нил казлары гаиләсендә җиде кош туган

Кошлар кишер, эремчек һәм катнаш азык белән туклана

Казан зооботаника бакчасында сөенеч хәбәр — 22 нче майда нил казлары гаиләсендә җиде кош туган. Кошчыклар туар алдыннан ана кош белән ата кош яхшылап әзерләнгәннәр,  ояларын корганнар, ә аннары чиратлап йомыркаларга утырып, бәбкәләрне чыгарганнар.

Зоопаркның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бәбкәләр үскән һәм ныгыган, хәзер алар үзләрен яхшы хис итәләр һәм әйбәт ашыйлар. Кошчыклар, зур казлар кебек, кишер, эремчек һәм катнаш азык белән туклана.

Хәзерге вакытта яңа туган бәбкәләрнең җенесләрен билгеләү мөмкин түгел — кошларның, бәби йоннарын коеп, чын каурыйлары барлыкка килүен көтәргә кирәк. Хәзер кошларның тиресен ачык көрән төстәге йомшак мамык каплый.

Казлар «Замбези елгасы» зооботаника бакчасының яңа өлешендә, фламингоның кышкы читлегендә яшиләр. Аларны күрергә була.

Исегезгә төшерәбез, «Замбези елгасы»нда күптән түгел беренче тапкыр зебра туды. Караучылар аңа Ромашка кушаматы бирделәр.

Барлык яңалыклар