Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.07.2024, 15:12

Июль аенда Кабулханәнең ишек алдында гаилә киноларын һәм мультфильмнарны күрсәтәчәкләр

Карауга керү ирекле

Июль аенда Казанда яшәүчеләр һәм аның кунаклары өчен ишегалларында ачык кинокүрсәтүләр узачак.

5 нче һәм 27 нче июльдә тамашачыларга «Дозор Джунглей: Кругосветка» мультфильмы күрсәтеләчәк. Картина төрле кыргый хайваннар командасы турында сөйләячәк. Алар яңгырлар сезонына кадәр джунглины юк итүдән коткару өчен дөнья тирәли сәяхәткә китәчәк.

12 нче, 19 нчы һәм 26 нчы июльгә «Әлдермештән Әлмәндәр» фильмын күрсәтү планлаштырыла. Сюжет буенча, бер авыл кешесе үлем ияләренең кагыйдәләрен бозып, тиешле сроктан артык яшәп ята. Аның янына Әҗәл командировкага китә, әмма Әлмәндәр карт аны алдый ала.

13 нче июльдә «Я делаю шаг» картинасын күрсәтәчәкләр. Ул Мәскәүдә эшләргә хыялланган Саша Макарова турында сөйли, ләкин кайчандыр үзе укыган Псков мәктәбендә эшләргә мәҗбүр була.

Ә 20 нче июльдә «Катя-Катя» фильмы тамашачыларны 1942 елның язына алып кайтачак. Мәскәү укучысы Катя таныш булмаган хәрби-диңгез училищесы курсанты Костя белән языша. Фронтка озатканда аның эшелоны Мәскәү аша узарга тиеш, һәм аларның очрашырга өмете бар. Ә еллар узгач — безнең заманда — күп еллар элек башланган яшүсмерләр мәхәббәте кабатлана.

Барлык сеанслар 20:30 сәгатьтә башлана. Җәдвалда һава шартларына бәйле рәвештә үзгәрешләр булырга мөмкин. Керү ирекле, дип хәбәр итә «Казан Кремле» музей-тыюлыгы матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар